Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат
24 декабрь көнне, 72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган. Бу хакта Филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җырчы 1975 - 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист - вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары "Илһамият" клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде.
Ә Искәндәр Биктаһиров күпләр күңеленә "Ядкарь", "Мәдинәм, гөлкәем", "Кердем карурманнарга", "Ак яулыклы әнием минем" кебек җырлары, "Шахта", "Әллүки", "Зиләйлүк" кебек халык көйләрен үзенчәлекле итеп башкаруы белән бик тә якын иде...
Ул 1951 елның 12 октябрендә Чирмешәннең Югары Чагадай авылында күп балалы гаиләдә туган. Соңгы вакытта ул Казан шәһәр филармониясе солисты булып, күп концертларда җырлады. Репертуарында казах, үзбәк, төрекмән, таҗик җырлары да булу аның концерт программасын тагын баета иде...
Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев