Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлекчәләре белгечләре арттыруларны мөстәкыйль рәвештә эшли - гариза язарга һәм фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Югары күләмдә пенсия пенсионерның туган көненнән исәпләнә башлый, ә счетка юбилейдан соң икенче айга күчерелә.
Беренче төркем инвалидлыгы булган пенсионерлар искәрмә булып тора. Аларга теркәлгән түләү элегрәк, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштергәндә үк арттырылган. Шулай ук теркәлгән түләүне арттыру социаль пенсия яки туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга кагылмый.
"Яңа, ягъни арттырылган күләмдә пенсия кешегә 80 яшь тулганнан соң киләсе айда күчерелә. Әйтик, туган көне майда булган пенсионер июнь аенда инде арттырылган күләмдә акча алачак. Ә алга таба пенсия арттырырылган күләмдә ай саен гадәттәге срокларда күчереләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев