Татарстанга «Лидия» циклоны килде
Татарстанга һәм Идел буеның башка төбәкләренә «Лидия» атлантик циклоны килде. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәге әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец телеграм-каналында хәбәр итте.
Кичә циклон йогынтысы Көнчыгыш Европа тигезлегенең күпчелек өлешен колачлады. Аның атмосфера фронты белән бәйле явым-төшемнәр (җепшек карга күчүче яңгыр) зонасы Рус Төньягыннан илнең төньяк-көнбатыш өлеше аша Үзәк Россиягә кадәр сузылган.
«Пәнҗешәмбе давыллы һава торышы зонасы бөтен Идел буе, Урал алды һәм илебезнең көньяк төбәкләренә кадәр барып җитәчәк», - дип ассызыклады Тишковец.
Көнбатыштан килүче циклоннар атнаның икенче яртысында Татарстанга җепшек карлы яңгыр кебек мул явым-төшем алып киләчәк, дип сөйләде элегрәк «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
География фәннәре докторы Юрий Переведенцев, үз чиратында, 3 ноябрьдән Казанда температура сизелерлек төшәчәк, дип кисәтте.
Бүген көндез республика территориясендә 0..+5 градус тәшкил итә. Төбәкнең көньягында инде беренче кар төште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев