Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанга кыш кайчан килә?

Республикада чираттагы циклон йогынтысында һава шартларының бозылуы көтелә.

Россиянең Европа өлешенә, атлантик циклоннан соң, Арктикадан салкын һава агымнары үтеп керәчәк. Төньяк-көнбатыш төбәкләрдә һәм Идел буе төбәгендә карлы яңгырлар көтелә. Бу хакта “Фобос” һава торышы үзәге хәбәр итә.

Мәскәүдә инде бу атнада ук кышның “репетициясе” көтелә. Пәнҗешәмбедән башкала салкын атмосфера фронты йогынтысында калачак.

Татарстанга килгәндә, чәршәмбе-пәнҗешәмбе – 30-31 октябрьдә төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, республикада 1-2 ноябрьдә чираттагы циклон йогынтысында һава торышының сизелерлек начараюы көтелә: көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 0…+3 градус, төнлә +1…-4 градус күрсәтәчәк. Яңгыр һәм юеш кар, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил.

Климатик нормаларга караганда, 30 октябрь – 2 ноябрь кыш алды чоры дип йөртелә. Ә 18-20 ноябрьдә, һава температурасы -5 градуска һәм түбәнрәк төшкәч, чын кыш башланып, кар ятарга мөмкин.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев