Татарстанга язгы салкыннар кире кайтырга мөмкин
Ел саен бакчачылар май аенда салкыннар кайтудан курка, чөнки кыраулар җылылык яратучы һәм актив чәчәк атучы бакча культураларына зыян сала. Аларның куркулары бу язгы сезон өчен дә искәрмә түгел. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь белдерде.
«Бездә ел саен диярлек яз көне салкыннар кайту кебек күренеш күзәтелә. Бу бигрәк тә, быел булган кебек, җылы көннәр иртә килгән елларга хас. Республикага һәм [гомумән] Россиянең Европа өлешенә язгы җылылар иртә килде. Мондый процессларда еш кына апрельдә яки майда салкыннар кире кайта. Һәм бу тискәре, куркыныч күренеш», - дип кисәтте Феликс Гоголь.
Әмма безнең төбәктә кыраулар апрель һәм майда гына түгел, июньдә дә була. Яңа сезонда да мондый хәл булырга мөмкин, чөнки март аенда татарстанлылар апрель җылысы белән хозурланды.
«Мартның соңгы ункөнлегендә төбәктә югары температура фоны хакимлек итте. Һава шартлары антициклональ характер белән билгеләнде. Тәүлеклек үзгәреш (көндезге һәм төнге температуралар аермасы) бик зур булды. Соңгы 35 елда мартның өченче декадасында мондый күренешнең теркәлгәне булмаган иде», - ди Гоголь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев