Татарстанга яшенле яңгырлар килә
Якын көннәрдә Татарстанда һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Яшенле яңгыр явачак, көндез һава температурасы +20..+26 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген сизелерлек явым-төшем көтелми, шулай да көндез, бигрәк тә көнбатышта, кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә яңгыр фаразлана, аеруча төнлә һәм иртән көчле явым-төшем күзәтеләчәк. Кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга һәм җил көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе явым-төшем ихтималы аз, бары тик төнлә бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура +11..+16, көндезге сәгатьләрдә +21..+26 градус булачак.
Якынча мәгълүматлар буенча, яңа атна башында тотрыксыз һава торышы фаразлана, яшенле яңгыр явачак, һава температурасы +20..+25 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев