Татарстанга бозлы яңгырлар киләчәк
Татарстанда җомга көненнән башлап һава торышы җылыначак, температураның 0 градуска кадәр күтәрелүе, шулай ук җепшек кар һәм бозлы яңгырлар көтелә. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шундый фараз белән уртаклашты.
«Салкыннар җылыну белән алмашына, язның беренче билгеләре», – дип белдерде синоптик.
Аның сүзләренчә, бозлы яңгырлар һәм җепшек кардан тыш, республикада көчле җил көтелә. Шул ук вакытта җылыну озакка сузылмаячак, киләсе атна уртасында температура яңадан -14 градуска кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев