Татарстанда томан, кар һәм +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аз гына кар ява. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыш җиле исә, көньяк-көнбатышка секундына 6-11 метр тизлек белән күчә.
Көндез -4 дән +1 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев