Татарстанда салкынча һава торышы күпме дәвам итәчәк?
“Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, республикада бу атна дәвамында салкынча, явым-төшемле һава саклана.
Аның сүзләренә караганда, алдагы 5-7 көн эчендә тотрыксыз, салкынча һава торышы көтелә. “Татарстан Уралга юнәлгән циклонның бер өлеше йогынтысында кала. Шуңа күрә, аеруча Әлмәттә, явым-төшемле, салкынча һава хөкем сөрәчәк. Һава температурасы +20 градустан артмас кебек”, – дип билгеләп үткән Шувалов. Синоптик фаразына караганда, атна дәвамында көндезге һава температурасы +15 градус чамасы тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев