Татарстанда ризык сыйфатын тикшергәннәр
Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре узган елда 39 муниципаль берәмлектәге кибетләрдә азык-төлекнең сыйфатын тикшергән.
Барлыгы 264 ризыкка тикшеренүләр уздырылган. Бу хакта ведомство башлыгы Марина Патяшина белдергән. Аның әйтүенчә, азык-төлек үрнәкләренең 21 процентының (һәр биш үрнәкнең берсе) билгеләнгән таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Мәсәлән, ризыкның энергетик кыйммәтен, составын, холестерин, С витамины, азык җепселләре микъдарын дөрес күрсәтмәү очраклары билгеләнгән. Моннан тыш тикшерүләр вакытында балык сыйфатында кимчелекләр, катырылган балыктагы бозның продуктның үзенә караганда зуррак авырлыкта булуы беленгән. Шулай ук колбасага «ит җилеме» (ит җепселләрен ябыштырып, ризыкка «кыяфәт» кертә) өстәүнең өч очрагы билгеләнгән. Патяшина әйтүенчә, мондый өстәмәне ризык составында күрсәтү мәҗбүри. Ләкин җитештерүчеләр бу таләпне еш кына санга сукмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев