Татарстанда коронавирустан 12 нче кеше вафат
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән.
Республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы мәгълүматлары буенча, әлеге йогышлы чирне йоктыручыларның 13е хастаханәләргә салынган, 26 кеше өйләрендә дәвалана. Иң күп авыручылар Казанда (31). Аксубайда – 3, Чаллыда -2, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш районнарында берәр очрак расланган. Чирмешәндә COVID-19 йоктыруның яңа очрагы теркәлмәгән.
Ни кызганыч, Казанда яшәүче 79 яшьлек ир-ат вафат булган. Бу республикада коронавирустан үлүнең 12 нче очрагы.
Зинһар үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев