Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда коронавирусның яңа «дулкын»ы көтелә

Роспотребнадзор белгечләре шулай дип борчыла һәм коронавирусның яңа «дулкын»ын фаразлый. Вазгыять нинди булыр?

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, чирләүчеләр санының май азагына артуы ихтимал. Хәзер медицина фәне белгечләренең игътибары да вазгыять кискенләшкән чит илләргә юнәлгән.

– Азия дәүләтләренә карыйбыз. Аларда хәзер коронавируска бәйле вазгыять киеренке. Сер түгел бит: бер ил авырый башласа, аның артыннан башкасы да чирли. Тәҗрибә шуны күрсәтә. Вирусның яңа төре турында мәгълүмат бик аз. Яңа штаммнан үлү очраклары аз, әмма авыручылар күп, – диде белгеч. – Яңа «дулкын» була калса, сәламәтлек саклау тармагы аны әзер килеш каршы алачак. Әмма күп нәрсә халыктан да тора.

Владимир Жаворонков бу җәһәттән вакцинация һәм кабат вакцина ясату турында искә төшерде. Соңгысына килергә бик ашкынып тормыйлар. «Ревакцинацияне 297639 мең кеше узды. Республикада 741389 мең кеше ревакцинация узарга тиеш», – диде ул, ярты ел элек прививка кадаткан кешеләрне сәламәтлеге турында онытмаска өндәп.

Киләчәкне фаразлаганчы, хәзерге вазгыятькә күз салу зыян итмәс. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада коронавирус чире таралу коэффициенты 0,9 процентны тәшкил итә. Соңгы тәүлектә чир йоктырган 218 кеше ачыкланган.

Моңа карап коронавируслы сырхауларны дәвалау өчен булдырылган ятакларның саны кимегән. Республикада алар – 580. Буш ятаклар бар әле, диләр.

– 16 вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитале ачык кала бирә. Бу сан куркытмасын иде. Республикага бер госпиталь калдыру максаты тормый. 16сы да вакытында медицина ярдәмен алырга мөмкинлек бирә, – диде Владимир Жаворонков бу җәһәттән.

Инде барысын да күптәннән кызыксындырган сорауга күчик. Татарстанда әле дә битлек кию режимы саклана. Авыручылар саны кимү дә, вазгыять тотрыклануы да бу кагыйдәдән баш тартырга мөмкинлек бирмиме?

– Битле кию режимы Россиянең баш санитар табибы карарында беркетелгән. Аны бетерү карары да федераль дәрәҗәдәге карарда билгеләнәчәк. Андый карар булса, ул гамәлгә ашырылачак та. Хәзергә исә бу мәсьәләгә бәйле бернинди дә үзгәреш юк, – диде Любовь Авдонина. – Күп кенә кешеләрнең бу кагыйдәгә битараф булуы кызганыч, әлбәттә. Иркенәйдек. Чир кабат баш күтәрергә мөмкин. Битлек режимын үтәргә кирәк, бигрәк тә җәмәгать урыннарында.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев