Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда Корбан бәйрәменә 13 меңнән артыграк сарык чалганнар

Татарстанла Корбан бәйрәме көннәрендә – 13 133, Казанда – 4 885 баш сарык чалганнар.

Хайваннарны чалу махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда уздырылды, дип сөйләде ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

«Корбанлык хайваннарны чалу 54 рәсми мәйданчыкта үткәрелде, шул исәптән Казанда 20 мәйданчык эшләде. Казанда хайван чалу өчен мәйданчыклар барлык районнарда да бар. Биредә әзерлек эшләре ветеринария хезмәте контролендә башкарылды», – дип сөйләде ул.

Мотыйгуллин әйтүенчә, бәйрәмнән соң Казаннан 60 тоннага якын биологик калдыклар чыгарылган, 10 мең квадрат метрлы мәйданда дезинфекция үткәрелгән.

«Бары тик карантин үткән сәламәт хайваннарны чалу гына рөхсәт ителде. Аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар буенча катлаулы эпизоотик вәзгыять белән бәйле рәвештә, корбан итеп чалу өчен Татарстанда үстерелгән терлекләрне сатып алырга киңәш иттек», – дип ассызыклады ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

Узган ел республиканың рәсми мәйданчыкларында 13 806 корбанлык хайван чалынган (шул исәптән Казанда 5 812 баш терлек).

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев