Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Татарстанда киләсе атна башында яңгыр явачак, көндез +17..+20 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда киләсе атна башында урыны белән бераз яңгыр явачак, көндезге һава температурасы +17..+20 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Дүшәмбе, 2 октябрьдә, төнлә, иртән һәм көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җилнең юнәлеше көнбатышка күчә һәм урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәя. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +8..+13, көндез +17..+20 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе дә бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка күчә һәм урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев