Татарстанда йорт ишегалдында бер хатын-кыз җир астына төшеп киткән
Чистайда хатын-кыз җир астына төшеп киткән. Бу хәл Ленин урамындагы 44нче йорт ишегалдында була. Җир астына төшеп киткән хатын турында коткаручыларга шаһитлар хәбәр итә.
Алар хатын-кызның эндәшмәвен һәм җир астыннан аяклары гына күренеп торуын әйткән. ПЧ-67 янгын сүндерүчеләр төркеме оператив рәвештә урынга килеп җитеп, зыян күрүчене коткаралар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Соңрак хатын-кызның шәхесе ачыклана, аңа 26 яшь. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев