Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда интернет-трафикны иң күп куллана торган авылларны барлаганнар

Югары Ослан районындагы Введенский Бистәсе онлайнда иң актив авыл булып табылган.

МегаФон республиканың интернетны иң күп куллана торган торак пунктлар рейтингын төзегән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Югары Ослан районындагы Введенский Бистәсе онлайнда иң актив авыл булып табылган.

Исемлек халык саны 10 мең кешегә кадәр булган кечкенә авыл җирлекләрендә бер кешегә уртача айлык интернет-трафик күләме буенча тупланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Иннополис шәһәре урнашкан Введенский Бистәсе Мегафонның онлайн-актив авыллар исемлеге башында тора. Анда операторның бер клиенына аена 67 ГБ тан артык трафик туры килгән. Икенче урында — 36 ГБ чамасы трафик кулланып, Әлмәт белән янәшә урнашкан Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы, беренче өчлекне Олы Кабан авылы йомгаклый, анда абонент аена 35 ГБ йөкли. 

Шәһәрлеләр уртача алганда, интернет-трафиктан азрак файдалана — аена 20-25 ГБ. Шәһәрләр рейтингында Казан Иннополис һәм Әгерҗедән соң өченче урынга чыкты.

Бер ел эчендә татарстанлының смартфонында уртача айлык трафигы 38 процентка арткан. Оператор үзенчәлекле динамиканы Мөслим (87%), Кайбыч (81%) һәм Яңа Чишмә (79%) районнарында теркәгән.  

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев