Татарстанда яңгырлар туктаячак, эсселәр кайтачак
Бу көннәрдә Татарстанда циклон йогынтысында яшенле, яңгырлы җылы һава күзәтелә. Алдагы тәүлектә – 25 июльдә циклон чигенә башлаячак.
Ләкин урыны белән кыска вакытлы яңгырлар сакланып кала әле. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23…+28 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +13…+18.
Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил. Ялларда – 26 һәм 27 июльдә явым-төшем көтелми. Төньяктан искән җил һава температурасын берникадәр киметәчәк. Шимбә – 26 июльдә көндез җиләсрәк: +19…+24 градус булачак. Төнге сәгатьләрдә +8…+13 градус. Якшәмбе – 27 июльдә көндез һава температурасы +21…+26 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +7…+12 градус тәшкил итәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында антициклон урнаша. Явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы күтәрелә башлаячак. Дүшәмбе – 28 июльдә көндез +22..+27, сишәмбе – 29 июльдә +25..+30 градуска кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев