Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда ял көннәрендә ниниди һава торышы булачак?

Татарстанда салкынайту дәвам итәчәк - ял көннәрендә уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска түбән була.

Болытлы һәм яңгырлы циклонның көньяк-көнчыгышка таба авышуы белән Татарстанда һава торышына төньяк антициклон күбрәк йогынты ясый башлый. Шулай ук төбәккә салкын арктик һава китерә торган төньяк-көнчыгыш агымнары да суытуга китерә, дип аңлаттылар синоптиклар. Алдагы атна уртасына кадәр Татарстан әлеге антициклон тәэсирендә була. Бу көннәрдә яңгырлар көтелми.

11 октябрьдә һава температурасы төнлә 0..-5 градус фаразлана, ә көндез +2..+7 градустан югары күтәрелмәячәк.

Шимбә һәм якшәмбе төнлә һава температурасы -3..-8 градус була. Шул ук вакытта 13 октябрьдә көньякта һәм көнчыгышта термометр баганалары -10 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Шимбә көнне көндез һава температурасы -2..-7 градус, икенче көнне -4..-9 градус көтелә.

Киләсе атна башында төнлә һава температурасы элеккечә бик түбән булачак: -3..-8 градус, ә көньяк һәм көнчыгыш районнарда, түбән урыннарда -10 градуска кадәр. Көндез һава температурасы +6..+12 градус фаразлана.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев