Татарстанда ял көннәрендә 29 градус эссе була
Татарстанда чираттагы тапкыр суытканнан соң ял көннәрендә температура фоны шактый күтәреләчәк дип көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан аңлашыла.
Җомга көндез +18 градуска кадәр, ә төбәкнең көнбатышында хәтта +20 градуска кадәр җылыта. Татарстан территориясендә явым-төшем булу ихтималы элеккечә аз. Төньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 12 метрдан артмаячак.
Әмма шимбә, 25 майда, төнлә һәм көндез температура күпкә югарырак була. Тәүлекнең караңгы вакытында һава +3..+8 градуска кадәр, ә республиканың көнбатышында +12 градуска кадәр җылыначак. Тәүлекнең якты вакытында исә һава +24..+29 градуска кадәр җылына. Шул ук вакытта төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән бераз яңгырлар булырга мөмкин. Көнбатыш җиле кайвакыт секундына 16 метрга кадәр көчәячәк.
Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанга бу атнада кабат салкыннар кайта, әмма аннан соң янәдән җылы килә. Шулай да, май азагы төбәктә климат нормасыннан өч градуска салкынрак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев