Татарстанда ял көннәренә кадәр салкын һава торышы саклана
Татарстанда салкын һава торышы ял көннәренә кадәр саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.
30 ноябрь, чәршәмбегә каршы төндә, явым-төшем күзәтелми, әмма көндез республика территориясе буенча атмосфера фронты узачак. Урыны белән, күбесенчә төбәкнең көнчыгышында, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -13 градустан -18 градуска кадәр, көндез -7 дән -12 градуска кадәр көтелә.
Кышның беренче көне алдыннан төнлә урыны белән аз гына кар явачак, әмма 1 декабрьдә көндез явым-төшем ихтималы аз. Пәнҗешәмбе төнлә -12 градустан -17 градуска кадәр, ә көндез -7, -12 градуска кадәр була, дип искәртә синоптиклар.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 2 декабрь, җомга көнне, явым-төшем аз була. 3 декабрьдә, шимбә көнне аерым районнарда кар яву күзәтелә. Төнлә термометр баганалары -11, -16, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 7-12 градус тирәсендә салкын була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев