Татарстанда һава температурасы +5 градуска кадәр төшәчәк
Татарстанда җылы көннәр ахырына якынлаша. Шуннан соң чын көз киләчәк.
Иртәгә – 23 сентябрьдә метеорологлар 26 градуска кадәр җылы вәгъдә итә әле. Ә инде пәнҗешәмбе көнне термометрның терекөмеш баганасы +10 градус кына күрсәтәчәк.
«Җылы көннәр тәмамланып килә. Чәршәмбедән һава температурасы кинәт төшеп, көннән-көн суыграк булачак. Хәзерге вакытта республика территориясендә антициклон хөкем сөрә. Аңа алмашка циклон киләчәк. Кинәт суыта: температура +26 градустан +16 градуска кадәр, шуннан соң тагын да түбәнрәк төшәчәк. Ягъни асылда бу көннәрдәге июль температурасыннан шундук октябрь башына күчәчәкбез», – дип сөйләп үткән КФУ профессоры Юрий Переведенцев.
Ә инде җомга – 26 сентябрьдә көндез һава температурасы бөтенләй дә +5 градуска кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев