Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә

Татарстанда, көньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава шартларының начараюы көтелә.

Гидрометеорология идарәсе хәбәренә караганда, чәршәмбе – 27 мартта көчле явым-төшем: көнбатыш районнарда – юеш кар, көнчыгышта – карлы яңгыр булачак. Шулай ук секундына 15-20 метр тизлектә төньяктан көчле җил, кыска вакытлы буран булыр дип фаразлана. Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0…+5, төнлә -3…+2 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе – 28 мартта юеш кар, төньяк-көнбатышатан секундына 15-18 метр тизлектә җил, кыска вакытлы буран. Һава температурасы көндез -1…+4, төнге сәгатьләрдә -1…-6 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Җомга – 29 һәм шимбә – 30 мартта явым-төшем фаразланмый. Көндез +3…+8, төнлә -3…-8 градус.

26-28 мартта республикада явым-төшем күләме көнбатыш районнарда – айлык норманың 30-50 процентын, көньяк һәм көнчыгыш районнарда – 100 процентын һәм аннан күбрәген тәшкил итәчәк.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев