Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явуы фаразлана
Пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда, Татарстанда җепшек кар ява. Кайбер районнарда бозлавык, буран булуы ихтимал.
Республикада җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итә, урыны белән исә 16-21 метрга кадәр көчәя.
Көндез минималь температура -2 градус, максимум +2 градус булачак. Синоптиклар шулай ук Татарстанда яшәүчеләрне кар боткасы һәм юлларда кар көртләре барлыкка килү ихтималы турында кисәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев