Татарстанда битлек режимы, төнлә җәмәгать туклануы эшен тыю өлешчә гамәлдән чыгарыла
Оешмалар, шәхси эшмәкәрләргә мәҗбүри перчатка кию һәм даими тән температурасын үлчәү кебек чикләүләрне дә юкка чыгарачаклар.
Тататарстанда республика Хөкүмәтенең Covid-19 таратуны булдырмау чаралары турындагы карарына кайбер үзгәрешләр хупланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Аның сүзләренчә, кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарылачак, мисал өчен, мәдәни биналар һәм корылмалар урнашкан участокларда гражданнарның битлек һәм респиратор киюе мәҗбүри түгел. Моннан тыш, муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу һәм гражданнарны Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсеннән алдан хәбәр итмичә шифаханәләргә урнаштыруны тыю турындагы пунктка үзгәрешләр кертелә.
Шулай ук төн уртасыннан иртәнге сәгать алтыга кадәр җәмәгать туклану оешмалары эшли башлаячак. Тик анда эшләүче барлык хезмәткәрләр дә Covid-19дан прививка ясаткан булырга тиеш. Вакцинацияләү рөхсәт ителмәү турында медицина күрсәтмәсе булган гражданнар искәрмә булып тора.
Оешмалар, шәхси эшмәкәрләргә мәҗбүри перчатка кию һәм даими тән температурасын үлчәү кебек чикләүләрне дә юкка чыгарачаклар.
«Ясалма» дезинфекцияләү чараларын куллану киң таралу сәбәпле, дезинфекциянең дезинфекция чараларын кулланып үткәрелүе тикшереләчәк», — дип өстәде Галимова.
Шул ук вакытта кайбер чикләүләрне гамәлдән чыгаруның төгәл сроклары әлегә билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев