Татарстанда -8 градуска кадәр салкынайта
Пәнҗешәмбе, 7 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Иртән һәм көндез кайбер районнарда буран булуы ихтимал.
Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан җил була, аның көче урыны белән секундына 13 метрга җитәргә мөмкин, бераз кар явуы көтелә.
Төнлә һава температурасы -8дән -3 градуска кадәр, ә көндез -4тән 0 градуска кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев