Татарстанда 35 градуска кадәр эссе булачак
Якын араларда Татарстанда янә +30 градустан югарырак эсселек көтелә.
Синоптиклар хәбәренә караганда, чәршәмбе – 26 июльдән кыздыра башлаячак. Бу көнне көндез термометрның терекөмеш баганасы +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +11…+16 градус. Яшенле яңгыр, секундына 15–20 метрга кадәр көчле җил. Пәнҗешәмбе – 27 июльдә тагын да эссерәк: көндез +29…+34 градус. Төнлә +11…+16. Якшәмбе – 30 июльдә бераз гына салкынча: +29 градус.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә – 28, 29 июльдә эссе һава сакланып, температура +30…+35 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев