Татарстанда 28 градус эссе булачак, боз явуы ихтимал
Бүген Татарстанда яшенле яңгыр булачак, көндез боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.
Көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метр, көндез секундына 23 метр булачак.
Термометр баганалары төнлә 11-16 градус күрсәтәчәк, көндез һава 23-28 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев