Татарстанда +23 градуска кадәр җылыта
Бүген, 24 июньдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан коры һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта температура фоны күтәреләчәк.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз.
Җил көньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә исә.
Салкынча төннән соң һава температурасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк (Казанда – 20-22 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев