Татарстанда 16 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстанда киң антициклон йогынтысында салкын, коры һәм кояшлы һава торышы саклана
Аязучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми. Җил секундына 3 метрдан 8 метрга кадәр тизлек белән исәчәк.
Иртән һава температурасы төнге кебек үк калачак: 0 дән -5 градуска кадәр. Көндез һава +11..+16 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +14..+16 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев