Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда 15 градуска кадәр җылы булачак

Атна ахырында Татарстанда бик җылы һава урнаша. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, һава температурасы +15 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә – 25 мартта төнлә һәм иртән яңгыр көтелә. Секундына 15–17 метр тизлектә көчле җил, көндез +7…+12, төнлә +3…+8 градус. Якшәмбе – 26 мартта да аз-маз яңгыр булачак. Көндез һава температурасы +10…+15 градуска кадәр җылыначак. Төнлә секундына 15 метрга кадәр тизлектә көчле җил, +3…+8 градус җылы.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында да бик җылы һава сакланачак. Көндез +10…+15 градус җылы һәм яңгыр.

Сүз уңаеннан, апрель, майда, шулай ук җәйнең өч аенда Татарстанда айлык уртача температураның норма чикләрендә тирбәлүе көтелә. Сентябрьдә нормадан югарырак булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев