Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда +11 градуска кадәр җылыта

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы әкренләп үзгәрәчәк. ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары явым-төшемнәр һәм шактый җылытачагын фаразлый.

21 мартта көндез урыны белән бераз яңгыр һәм 6-8 градуска кадәр җылытачак дип көтелә. 

22 мартта төнге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән җепшек кар белән бераз яңгыр көтелә, көндез җитди явым-төшем көтелми. Төнге температура 0 дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +4+9 градуска кадәр җылыначак.

23 мартта да яңгырлар көтелми. Төнлә минус 3 градуска кадәр суытачак, ә көндез термометр баганалары +6+11 градуска кадәр күтәреләчәк.

Республикада җылы һава торышы 24-26 март көннәрендә сакланачак. Уртача температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачак. Көндез синоптиклар +6+11 градуска кадәр җылытачак дип вәгъдә итәләр, төнлә дә уңай һава температурасы фаразлана. 

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев