Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан Президенты тагын бер татарстанлының хыялын чынга ашырды

Нурлатта яшәүче Кириллга Татарстан Президенты исеменнән планшет тапшырдылар.

Рөстәм Миңнеханов, «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Нурлатта яшәүче Кириллның хыялын чынга ашырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кирилл планшет турында хыялланган, бүген малайга ТР Президенты исеменнән гаджет тапшырдылар. Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы утырышында чыршыга эленгән бер открытканы алып, малайның теләге хакында белде.

Татарстан Президенты моңа кадәр ике баланың хыялын чынга ашырган иде инде. 11 яшьлек Әмирхан Садыйков Рөстәм Миңнеханов белән бергә вертолетта очса, 6 яшьлек Денис исә янгын сүндерү частендә булып, автоцистерна руле артына утырып карады һәм бүләккә янгын сүндерүче каскасын алды.

«Татар-информ» агентлыгы быел «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путинның да кушылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ул Красная полянаны күрергә хыялланган Ставропольдә яшәүче Андрейның теләген чынга ашырды.

фото: архив Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X