Татарстан Президенты Илкүләм проектлар советы президиумы составында
РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы яңарды.
Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составына керде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә совет һәм президиум составына үзгәрешләр кертелгән. Документ Хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.
Указда «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы составын һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составын расларга», - диелгән.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин — совет президиумы рәисе, беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары итеп билгеләнде.
Россиядә илкүләм проектлар Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.
архив tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев