Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тарих белән кызыксынучы чирмешәнлеләрне, кунакларны музейларда көтәләр

Яңа ел каникулында район мемориаль үзәге белгечләре 3 гыйнвар көнне, 14.30дан 15.30га кадәр Яшьләр мәйданчыгында балалар өчен ”Яңа ел ыгы-зыгысы” уеннары үткәрә.

Ә мемориаль үзәк  үзе 4,5,6 гыйнварда  9дан 13 сәгатькә кадәр эшли. Анда кунакларга 1 нче Чирмешән мәктәбе тарихына һәм мордва халкы мәдәниятенә кагылышлы күргәзмәләр тәкъдим ителә. Җирле тарихчыларыбыз районыбыз үткәне белән бәйле тагын бик күп кызыклы мәгълүматка ия.

Совет чорының кызыклы чыршы уенчыкларын һәм үткәннәргә кагылышлы башка экспонатларны  туган як тарихы музеенда күрергә мөмкин. 3, 4, 6 гыйнварда  9 дан 13.00 сәгатькә кадәр музей ишекләре ачык була.

2 гыйнвар көнне  музейчылар Яшьләр паркында балалар өчен “Кар кызында кунакта” уеннар программасы тәкъдим итә.

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев