Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тагын сынала аласыз

Урта (тулы) белем турында, я һөнәр училищесы, яисә техникум тәмамлау хакында документлары булган элеккеге чыгарылыш укучылары, теләсәләр, 2015нче елда бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра ала. Рус теленнән әлеге сынауны үтәргә теләүчеләр бу хакта гаризаларын район мәгариф бүлегенә, я үз мәктәпләренә быелның 10 ноябренә кадәр китереп өлгертергә тиеш. Ә башка предметлар буенча...

Урта (тулы) белем турында, я һөнәр училищесы, яисә техникум тәмамлау хакында документлары булган элеккеге чыгарылыш укучылары, теләсәләр, 2015нче елда бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра ала.

Рус теленнән әлеге сынауны үтәргә теләүчеләр бу хакта гаризаларын район мәгариф бүлегенә, я үз мәктәпләренә быелның 10 ноябренә кадәр китереп өлгертергә тиеш. Ә башка предметлар буенча гаризалар киләсе елның январь-февраль айларында кабул ителәчәк.
-Башка елларны имтихан бирергә шундый ике-өч укучы килгәләде. Араларында техникумнар тәмамлап, югары уку йортларына керергә теләүчеләр бар. Я кайберләре бер факультеттан икенче факультетка күчәргә теләп имтихан тапшыра, я башка төрле сәбәпләре булырга мөмкин, - ди район мәгариф бүлеге методисты Надежда Фомина. - Гаризалар биргәндә шәхесне раслаучы документ һәм белем алу хакындагы документның төп нөсхәсе булу шарт. Сораулары булган якташларыбыз 2-57-25 телефоны буенча район мәгариф бүлегенә шалтыратсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ