Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Табиб начар йоклауның нәрсәгә китерүен аңлаткан

5 сәгатьтән кимрәк йоклаган очракта кан басымы күтәрелү куркынычы 60 процентка арта.

Йокы физик, психик һәм эмоциональ сәламәтлекне саклауда төп рольне уйный. Хроник йокысызлык яки аз йоклау җитди чирләргә, шул исәптән гипертония авыруына китерергә мөмкин. Табиб-невролог, психиатр Руслан Исаев “Здоровье Mail” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, тәүлегенә 5 сәгатьтән кимрәк йоклаучылар 6-9 сәгать йоклаучылар белән чагыштырганда гипертониядән 60 процентка ешрак интегә. Американың кардиологлар ассоциациясе раславынча, тиешенчә – 7-8 сәгать йоклау кан тамырлары картаюны тоткарлауга һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметүгә ярдәм итә.

Безнең организм стресска каршы төрле җавап механизмнарын эшкә җигә. Шушы “җавап” вакытында бөер өсте бизләре адреналин һәм норадреналин бүлеп чыгарып, организмны тискәре йогынтыдан саклауга ярдәм итә.

Кыска вакытлы стресс организм өчен файдалы булырга, күбрәк эшли башлауга этәргеч бирергә мөмкин. Әмма стресс даими рәвештә булып торса, организм стресс гормоннарын эшләп чыгаруны дәвам итәчәк, ә бу йөрәкнең ешрак тибүенә, кан басымының, холестеринның күтәрелүенә, шулай ук йокының бозылуына китерергә мөмкин, дип сөйләп үткән белгеч.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев