Табиб иң киң таралган аллергия чыганакларын атаган: алар һәркемнең өендә бар
Иң киң таралган аллерген — тузан. Бу хакта табиб аллерголог-иммунолог Анна Максимова әйткән.
Табиб аллерголог-иммунолог Анна Максимова сүзләренчә, иң күп аллегия очраклары азык-төлек продуктларына, үсемлек серкәләренә, шулай ук көнкүреш тузаны, тузан талпаннары һәм йорт хайваннарына була.
Табиб еш кына азык-төлек аллергиясенең даими куллану продуктларына булуы турында да әйткән. Моннан тыш, тузан һәм тузан талпаннарына аллегияне булдырмас өчен өйне юеш чүпрәк белән даими сөртеп, җыештырып торырга киңәш иткән.
Ә кем өчендер аллергия «даими кунак» булса, моның сәбәпчесе күгәрек гөмбәләре булырга мөмкин. Алар бүлмә гөлләре туфрагында, юыну бүлмәләрендә, дымлылык югары булган урыннарда булырга мөмкин. Табиб әйтүенчә, йорт хайваннарына да аллергия еш күзәтелә, гипоаллерген хайван юк дип ышандыра ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев