Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Табиб: «Бал – шикәргә әйбәт алмаш түгел»

Балның углеводлары һәм калориясе күп.

Балны гадәттә шикәргә бик яхшы алмаш дип саныйлар. Ләкин чынында ялгыш фикер бу. Гастроэнтеролог Ирина Губанова “МедЗдравИнфо” басмасы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, балда туклыклы матдәләр күп. Ул В,С витаминнарына, тимер, кальций, фосфор, натрий, калий, магний, цинк, флавоноидлар, органик кислоталар һәм антиоксидантларга бай. Шулар нәтиҗәсендә татлы ризык кан басымы көйләргә, нерв системасы эшчәнлеген яхшыртырга, ялкынсынуга, бактерияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә.

Ләкин балның тискәре ягы да бар. Күпләребез уйлаганча, шикәргә алмаш була алмый ул. Ник дигәндә, углеводлары, калориясе күп. Гади углеводлар чыганагы булып торганлыктан, татлы ризыкны даими куллану симерүгә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, бавырны май каплауга китерергә мөмкин.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев