Сыер ите кыйммәтләнә
Быел сыер ите бәясе, тугыз айда 17,5 процентка күтәрелеп, яңа рекорд куйган. Бу хакта РБК Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлегенә сылтама белән хәбәр итә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, җитештерүчеләрдә сыер итенең күпләп сату бәясе дә арткан. Әйтик, 25 ноябрьгә аның бер тоннасы 243,87 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның ноябренә караганда алты процентка артыграк, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.
Росстат мәгълүматлары да мөгезле эре терлек бәясенең кыйммәтләнүе хакында сөйли: октябрьдә аның килограммы 356,8 сум тирәсе торган. Бу узган ел белән чагыштырганда өч процентка артыграк. Сөяксез сыер итенең бәясе 503,4 сумга җиткән, бу да узган елдагы күрсәткечтән өч процентка күбрәк дигән сүз.
Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлегендә искәртүләренчә, сыер ите күп кенә россиялеләр өчен буй җитмәслек продуктка әверелергә мөмкин. Аның кыйммәтләнүе балалар, мәктәп ризыгы, ярымфабрикатлар һәм колбасаларда да чагылыш табачак.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев