Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Суда сак булыгыз

Үткән ел районда өч кеше суда батып үлде (2008, 2009, 2010 елларда - икешәр). Ә республика сулыкларында бер елда 121 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 25 проценты - аек булмаган килеш суга керү сәбәпле. Бәхетсезлек очракларының күбесе коену өчен махсус билгеләнмәгән һәм җиһазландырылмаган урыннарда килеп чыга. Суда коенырга теләүче һәр кеше...

Үткән ел районда өч кеше суда батып үлде (2008, 2009, 2010 елларда - икешәр). Ә республика сулыкларында бер елда 121 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 25 проценты - аек булмаган килеш суга керү сәбәпле.


Бәхетсезлек очракларының күбесе коену өчен махсус билгеләнмәгән һәм җиһазландырылмаган урыннарда килеп чыга.

Суда коенырга теләүче һәр кеше түбәндәге кагыйдәләрне белергә тиеш. Иң элек, таныш булмаган урыннарда су коенмаска, спиртлы эчемлекләр эчеп суга чуммаска, кояш астында озак кызынганнан соң суга ашыгып кермәскә, шулай ук су буенда балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк.

Безнең районда су коену өчен махсус урыннар юк. Пляж ул ял итү урыны гына. Махсус урыннарда исә медицина хезмәткәре дежур торырга, коткару посты, коткару җиһазлары, коенырга яраклы урынны күрсәтүче сигнал калкавычлары, суның төбе тикшерелгән, чиста булырга тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына куркыныч урыннарда коенуны тыючы махсус билгеләр урнаштыру бурычы йөкләнә.

Мирзагали Мирзаянов,
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән су коену