Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Сөйгәненең чәчләре ап-ак булды. Көн саен зиратка йөри» – 18 яшьтә Ләйләнең гомере өзелде (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина)

2 сентябрь көнне Лениногорск–Чирмешән юлында Иске Иштирәк авылы кызы, 18 яшьлек Ләйлә Сираева авариягә очрап һәлак булды. Яшь гомер өзелүгә китергән фаҗига һәм Ләйләнең хыял-максатлары турында «Интертат» аның якыннарыннан белеште.

Ләйлә Сираева 15 яшеннән үк фотога төшерү белән шөгыльләнгән. Соңгы елларда профессиональ съемкаларга да күп йөргән. 2 сентябрь көнне дә абыйсы белән Казаннан туган авылына кайта һәм, машинасына утырып, Лениногорск мәчетенә яшь парның никах мәҗлесен төшерергә дип чыгып китә. Тик аңа, гадәттәгечә сөенеп өенә кайтып керү, әнисе белән кара-каршы утырып чәй эчү, үзе төшергән яшь пар, яңа танышлары турында сөйләү насыйп булмый. Авылга кайтып җитәргә күп тә калмый, Ләйлә йөрткән «Гранта» автомобиле каршыга килүче «Газель»гә бәрелә…

Барлык фотолар да Гүзәл Сираеваның шәхси архивыннан

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/soiganenen-caclare-ap-ak-buldy-kon-saen-ziratka-iori-18-yasta-lailanen-gomere-ozelde-5861441

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев