Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үсмерлек чоры депрессиясе. Нишләргә?!

Үсмер балагыз үз эченә йомыла башладымы? Дуслыгыгыз көннән-көн бетәме? Сәбәбен ачыклагыз.

Түбәндәге хәл сезгә таныш булса, борчылырга урын бар.

1) Балагыз “теләсә нәрсә турында сөйләшеп алу” өчен сезнең янга сирәк килә башлады;
2) үсмер элекке мавыгуларына суына, түгәрәкләргә, секцияләргә йөрүдән баш тарта;
3) дуслары белән аралашмый;
4) гаилә вакыйгаларына битараф;
5) агрессия очраклары ешая, я булмаса, киресенчә, бала хисләрен бөтенләй тышка чыгармый;
6) мәктәптә укуы начарлана, тәртип буенча да авырлыклар туа.

Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Аерым алганда:
Әти белән әни арасындагы конфликт, талашулар, мөнәсәбәтләрнең суынуы. Үсмер әтисе яки әнисенә үзенең кирәк булуында шикләнә башлый.
Мәктәптәге авырлыклар, яшьтәшләре, укытучылар белән конфликт.
Җавапсыз мәхәббәт.
Үз-үзенә ышанмау көлкегә калудан, түбәнсетүдән курку тудыра.
Маниакаль рәвештә берәр нәрсә белән бик нык мавыгу.
Үсмерләргә тирә-юньгә тәнкыйтьчел караш хас. Еш кына бу аның кәефен төшерә.  

Нишләргә?
Үзе үтеп китәр әле, дип тынычланмаска. Бала белән күзгә-күз, тыныч кына сөйләшергә. Аны кимсетмәскә, ә ничек яратуыңны күрсәтергә.
Ярдәмгә әзер булуыгызны төшендерергә. Баланы бу очракта уртак эшләргә җәлеп итәргә, кинога, театрга алып барырга, урамда бергәләп йөрергә чакырырга кирәк. Аны берүзен калдырмаска, аламалыкның үтеп китүчәнлегенә ышандырырга тырышыгыз. Үз уйларына чумып, ул депрессиягә тарырга, хәтта үзенә-үзе кул салырга мөмкин.

Көчегез җитми икән, психологка мөрәҗәгать итегез. Бәлки, психолог үзегезгә дә кирәктер әле. Иң мөһиме – үсмернең үз-үзенә ышануын кайтару һәм бу халәтне киләчәктә дә саклап тору. Ничек кенә булмасын, баланың үз-үзенә йомылуын игътибарсыз калдырырга ярамый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев