Синоптиклар Татарстанда апрель һава торышы күзәтелүе турында кисәтте
Россиянең кайбер төбәкләрендә салкыннар көтелә. Температура нормадан 6-10 градуска түбәнрәк булачак, бу апрель күрсәткечләре белән чагыштырырлык, дип сөйләде Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
«Идел буенда, Уралда һәм Көнбатыш Себернең көньягында һава торышы нормадан 6-8 һәм хәтта 10 градуска түбәнрәк. Һәм бу салкын һава массалары үтеп керү белән бәйле», — дип белдерде ул.
21-23 июньдә Татарстанда төнге сәгатьләрдә 4-9 градус җылы көтелә, ә көндез термометр баганалары 12 градустан югары күтәрелмәячәк. Оренбург өлкәсендә -2 градуска кадәр салкын көтелә, Киров өлкәсендә төнлә 3тән 8 градуска кадәр һәм көндез 11-16 градуска кадәр, Башкортстанда төнлә 2дән 7 градуска кадәр һәм көндез 15 градуска кадәр җылы фаразлана.
Моннан тыш, Свердловск, Чиләбе һәм Курск өлкәләрендә дә салкынайта.
Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә, киресенчә, эссе һава торышы көтелә. Мәсәлән, Магадан өлкәсендә синоптиклар 30-33 градус, Чукоткада 28 градуска кадәр, Якутиядә 29-33 градус җылы фаразлый. Мондый җылылар бу төбәкләрдә билгеләнгән температура нормасыннан 7-10 градуска артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев