Синоптиклар сүзләренә караганда, бу елның гыйнвары гадәттәгедән җылырак булачак
Атна башында булган салкыннарга алмашка кабат җылы һава торышы килә. Синоптиклар әнә шулай дип кисәткән.
«Гыйнвар азагында һава торышы нормадан 2–3 градуска югарырак булачак, – дигән Татарстан Гидрометцентры җитәкчесе Феликс Гоголь. – Атна башында көннәр чагыштырмача салкын иде. Аның каравы ялларга таба кабат җылытачак. Шул рәвешле, уртача һава торышы тиешле нормадан югарырак булачак».
Синоптиклар сүзләренә караганда, бу елның гыйнвары гадәттәгедән җылырак булачак. Һава температурасы тиешле нормадан айның беренче ун көнендә – 7–9 градуска, ә икенче ун көнендә – 6–7 градуска югарырак теркәлгән. Алдан алынган фаразларга ышансаң, 26–27 гыйнварда термометр баганасы кабат 0 градус һәм аннан да җылырак күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев