Синоптиклар көчле буран турында кисәтә
18 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартларының кабат начарлануы көтелә.
Дүшәмбе төнендә һәм иртәсендә республикада, шул исәптән Казанда да, 15-17 м/с кадәр тизлектә көчле җил исәчәк. Шушы вакытка ук күз күреме 1000 метрдан кимрәк булган буран фаразлана.
Моннан тыш, төнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәк юлларында бозлавык сакланачак һәм юлларга кар ятачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев