Синоптиклар ялларга һава торышын фаразлады: күптән көтелгән яңгырлар булырмы?
Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, иртәгә, 21 апрельдә, һава торышында үзгәрешләр көтелми.
Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы юк диярлек. Төнлә – 1-6, көндез 14-19 градус җылы булачак.
22 апрельдә, шимбә көнне, болытлы һава, урыны белән яңгырлар көтелә. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 4-9 м/с, көндезге сәгатьләрдә урыны белән тизлеге секундына13 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә – 2-7 градус, көндез 11-16 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев