Сез нинди балык ашыйсыз?
Кайда тотылганын ашарга ярый?
Коммерцияле булмаган РФ “Балык берлеге” Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк сулыкларында яшәүче балыкларны экологик яктан чиста дип атады.
Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк бассейннарында тотыла торган салкын су балыклары экологик яктан иң чистасы санала.
Белгечләр салкын сулы бассейнндаргы балыкларны иң куркынычсыз дип атый, чөнки Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк бассейннар экосистемасы кешеләр йогынтысына азрак дучао ителгән булу сәбәпле, яхшырак сакланган. Экспертлар белдерүенчә, балыкның бу төрләренә минтай, тәрәч, пикша, навага, сайда, Тын һәм Атлантик океан сельде, хек, сиг, муксун, омуль, чир, Ерак Көнчыгыш камбаласы, Тын океанның сөләйман балыгы, шулай ук төньяк креветкалар һәм краблар керә.
Балыкларның яшәү шартлары никадәр югарырак булса, ул шулкадәр экологик яктан чистарак, дип ассызыкладылар “Балык берлеге”ндә.
Шул ук вакытта балык тотуның башка урыннарында, мәсәлән, Көнбатыш, Идел-Каспий, Азов-Кара диңгез, шулай ук Русиянең эчке сулыкларында тотылган балык һәм диңгез продуктлары шулай ук куркынычсыз, дип тынычландыралар русиялеләрне “Балык берлеге”ндә.
Оешма вәкилләре ачыклык керткәнчә, сатуга керә торган балык һәм диңгез продуктларының сыйфатын Россельхознадзор һәм Роспотребнадзор күзәтә, шуңа күрә намуслы җитештерүчеләрдән алынган продукция сәламәтлек өчен бөтенләй куркынычсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев