Салым хаты кайсы очракта килмәвен әйттеләр
Милек салымы 300 сумнан ким булган очракта, салым хаты җибәрелми. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.
“Әгәр милек салымы 300 сумнан кимрәк булса, салым түләүчегә бу хакта хат җибәрелми. Әгәр өч ел узганнан соң да әлеге төр түләү 300 сумнан артмаса, хат барыбер киләчәк”, – диде Марат Сафиуллин.
Аның әйтүенчә, салым түләүдә ташламага ия булучыларга һәм бердәм салым счетында бурычны түләргә җитәрлек акчасы булганнарга да салым хаты җибәрелми. “Бу очракларда гражданнарга борчыласы юк”, – диде Марат Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев