Салкында машина бензинны күп яндырмасын өчен киңәшләр
Кышын ягулык сарыф итү якынча 10-25 процентка арта. Моны тулысынча бетереп булмаса да, киметү ысуллары бар.
Белгеч сүзләренчә, ягулык артык сарыф ителү сәбәбе – двигательне җылыту.
«Һәр автозапуск – туктап торган килеш 5-10 минут ягулык сарыф итү. Моңа электр энергиясен күп куллану – мич, тәрәзәләрне, утыргычларны, көзгеләрне җылыту өстәлә. Генератор коленвалга йөкләнешне арттыра, димәк, мотор туктап торган килеш тагын да артыграк ягулык сарыф итә», – ди ул.
3-5 минут җылыту җитә. Ә төнлә, автомат җылыту өчен, мичне минимумга куярга кирәк.
Әгәр җитештерүче рөхсәт иткән булса, кышын синтетик майга күчәргә кирәк, ул механик югалтуларны киметә.
Белгеч шулай ук шиналарда басымны, термостатны, кислород датчигын тикшереп торырга, тәгәрмәч аркаларын кардан чистартырга киңәш итә.
Болар барысы да бергә бензин сарыф итүне киметергә ярдәм итә, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев