Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?

Терапевт мунчаның сәламәтлек өчен кайчан куркыныч булуын аңлатты.

Салкын тиеп авырганда, югары температура булганда, шулай ук ныклап ашаганнан яисә теләсә нинди алкогольдән соң мунчада чабынырга ярамый. Бу хакта терапевт Екатерина Кабаненко белдерә.

Белгеч әйтүенчә, мунчада — кайнар һәм дымлы, ә саунада коры һава. Һәр төр өчен билгеле медицина күрсәтмәләре юк, кеше үзе өчен иң уңайлы вариантны сайлый ала. Ләкин берничә нюанс бар. Саунада 100 градустан югары температурада ныклап тирләтә һәм матдәләр алмашу процессы активлаша. Ә мунча җиңелчә салкын тигәндә бик яхшы ярдәм итә. Чабынганда кан әйләнеше яхшыра, югары сулыш юллары актив чистартыла, һәм кеше савыга, ди табибә.

Мунча, шулай ук, тән тиресе матурлыгы һәм сәламәтлеге өчен файдалы, дип белдерә ул. "Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең тән тиресе тизрәк картая, чөнки аңа стресс, пычрак һава тәэсир итә, өстәвенә, без дөрес тукланмыйбыз. Мунча аның хәлен яхшыртуга ярдәм итә. Чабынганда кеше тирли, аның тән күзәнәкләре ачыла һәм чистара", – ди белгеч.

Әгәр кешедә салкын тию билгеләре әле генә барлыкка килсә, мунча керү сәламәтләнүгә ярдәм итә ала, дип белгеч.
Ләкин бу авыруның актив этабы — югары температура, ютәл, томау, тамак авырту булса, мунчага бару куркыныч тудырырга мөмкин. Иммунитет кимегән вакытта мунча авыруны, киресенчә, көчәйтеп җибәрергә мөмкин.
Шунысы мөһим: мунчага ныклап ашап та, ач килеш тә барырга ярамый. Ике сәгать кала җиңелчә генә капкалап алу яхшырак булачак.

Мунчадан соң алкоголь һәм тонусны күтәрә торган чәйләр эчәргә ярамый. Алар кан басымын күтәрә. Минераль су, шулай ук нерв системасын тынычландыручы үлән чәйләре эчү яхшырак, ди табибә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев